Карбызлар сезоны ачылды! Бу җиләк турында нәрсә белү мөһим

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Карбыз – тәмле генә түгел, файдалы да. Анда бик күп сыеклык, полисахаридлар һәм тимер, калий, органик кислоталар кебек башка файдалы матдәләр бар. Әмма арбуз белән агулану очраклары елдан-ел арта бара. Бу базарда сыйфатсыз продукция барлыкка килү белән бәйле.

Карбыз ашаганнан соң агулануның беренче билгеләре 5 сәгать эчендә барлыкка килә. Йогышлы агуланганда - укшыту, ашказаны спазмнары, косу; ашказанында авыртулар, эч китү; баш авырту; көчсезлек, шулай ук баш әйләнүе барлыкка килә. Нитратлы арбуз белән агулангандагы симптомнар бераз аерылып торалар – кешенең кәефсезләнүе берничә сәгатьтән соң башлана. Косу һәм диарея белән беррәттән кал массаларында кан, аң югалту һәм йөрәк эшчәнлеге бозылу кебек билгеләр дә туа.

Балаларның интоксикациясе өлкәннәр белән чагыштырганда авыррак бара. Организмга су җитмәү билгеләре кушыла. Әгәр дә табиб чакыртылмаса, баланың хәле критик дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования