Бронхиаль астма профилактикасы турында

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 15 июльдән башлап 24 июльгә кадәр җәйге эсселек шартларында хроник авыруларның кискенләшүен профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.

Бронхиаль астма киң таралган хроник авыру булып тора. Соңгы еллардагы эпидемиологик тикшеренүләр буенча дөньяда 100 миллионга якын кеше төрле дәрәҗәдә бронхиаль астма белән интегә, Россиядә 7 миллионга якын кеше авырый.

Астма белән авыручылар саны бездә дә, чит илләрдә дә даими үсә. Бу бигрәк тә балаларга кагыла. Бронхиаль астма – сулыш юлларының хроник ялкынсыну авыруына күчүче аллергиянең еш очрый торган һәм авыр чагылышларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International