ТКҮРХдә пациентлар өчен түгәрәк өстәл узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен, пациентларны борчыган мәсьәләләрне тирәнрәк өйрәнү өчен «ТКҮРКХ» ДАССУ һәм «Ак Барс – Мед» иминият компаниясе җитәкчелеге түгәрәк өстәл уздырдылар, аның артында иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергә түбәнкамалылар үзләрен кызыксындырган төрле сораулар бирә алдылар.

Очрашу башында катнашучылар алдында «Ак Барс – Мед» ИК» ҖЧҖ филиалы директоры Светлана Дорофеева чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл – түләүсез медицина ярдәме алганда иминләштерелгән гражданнарның хокукларын үтәү буенча беренче яртыеллык эчендә эш йомгакларын ясау мөмкинлеге ул. Мондый очрашулар инде күптән традицион характерда бара. Табиблар эшенә карата пациентлар шикаятьләренә килгәндә, Светлана Дорофеева ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә күп кенә мәсьәләләр хастаханә стеналарында ук тизрәк хәл ителә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International