Ел саен 22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Дата Бөтендөнья неврология федерациясе тарафыннан киң тамашачының баш мие сәламәтлегенең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен гамәлгә куелды. 2019 елның баш мие көне темасы – мигрень. Аның белән халыкның 16 проценты интегә, әмма хатын-кызлар ир-кешеләргә караганда өч тапкыр ешрак җәфа чигәләр.

Мигрень – баш миенә зыян килү белән бәйле булмаган һәм көчле баш авырту өянәге килеп чыгу белән уза торган билгесез этиологияле дәвалап бетергесез авыру ул. Шул ук вакытта пациентлар авыртуның ешрак бер яклы һәм пульсацияле булуын, күңел болгану (яки косу) белән бергә узуын, физик йөкләнеш вакытында көчәюен билгеләп үтәләр. Мигрень өянәкләренең озынлыгы 4 сәгатьтән башлап 3 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

Бүген мигреньны дәвалауга өч алым бар. Беренчесе – сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Икенчесе – авыртуны баса торган препаратларны һәм махсус мигреньга каршы препаратларны кабул итү. Өченчесе – профилактикага, төгәлрәге өянәкләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Ярдәм итә ала торган берничә төркем дарулар бар – бета-блокаторлар, кайбер антидепрессантлар, эпилепсиягә каршы чаралар һәм хәтта ботокс. Препаратларның исемнәреннән аларның мигреньны дәвалау өчен махсус ясалмаганлыгы аңлашыла, әмма эксперименталь тикшеренүләр барышында бу даруларның баш авырту өянәге санын киметүе ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International