РКДҮнең кан хәзерләү бүлеге донорларга хезмәт күрсәтүнең яңа программасын кертүгә әзерләнә

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Инде шушы елның сентябреннән башлап Регионара клиник-диагностика үзәгенең кан хәзерләү бүлегенең белгечләре донорларның бердәм федераль базасы белән эшли башлаячаклар. Димәк, тиздән Регионара клиник-диагностика үзәгендә Татарстан теркәлүе булган гражданнар гына түгел, башка регионнарда теркәлгән Казан һәм республика халкы да кан тапшыра алачак. Бердәм федераль базада донорлар турында барлык кирәкле мәгълүматлары бар, шул исәптән кешеләр сәламәтлеге хакына кайчан да булса Россиядә тапшырган стажлы донорның яки әле яңа гына тапшыра башлаучы кешенең бөтен биологик сыеклык анализларының нәтиҗәләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International