Чистай РҮХнең бала тудыру йортында 1,5 һәм 2 елдан артык күкрәк сөте белән ашатучы йөкле хатын-кызлар һәм әниләр өчен бәйрәм узды.
Очрашу ел саен 1–7 августта уза торган Бөтендөнья күкрәк сөте белән ашатуга ярдәм атнасына туры китерелде. Аның максаты – хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында мәгълүмат бирү.
Әйтергә кирәк, 2019 елның 1 августыннан күкрәк сөте белән ашатуга ярдәм итү буенча кайнар линия эшли. Күкрәк сөте белән ашатучы әниләргә белгечләрдән түләүсез консультация алу мөмкинлеге көн саен 9:00–17: 00 бар. Кайнар линия телефоннары:8(987)4020714, 8(937)6190373