Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче мобиль сырхауханәне карады

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында халыкны тикшерү өчен дүрт мобиль медицина сырхауханәсенең беренчесенең эшен тикшерде.

«Бүген безнең өчен иң мөһиме — авыруларны алдан кисәтү өчен профилактика. Авылларда беренчел ярдәм күрсәтә, диспансерлаштыруның беренче этабын уза ала торган ФАПлар бар, ләкин анда медицинаның бөтен мөмкинлекләре дә юк. Хәзер без медицина ярдәмен һәркем ала алырлык итеп ясыйбыз. Безгә профилактик эшне системалы рәвештә үткәрергә кирәк», - дип билгеләде Татарстан башлыгы мобиль сырхауханәдә булганнан соң.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ерак авылларда һәм салаларда медицина тикшерүе үткәрү өчен мобиль сырхауханә югары дәрәҗәдә үтүчән автомобильләр базасында эшләнгән.

"Татар-информ" материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования