Сугышлар ветераннары госпиталендә чаллылылар өчен Ир-кешеләр сәламәтлеге көнен уздырдылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Халыкның үлем саны акрынлап кимүгә һәм гомер озынлыгының артуына карамастан, Россиядә эшкә яраклы яшьтәге ир-кешеләр вакытыннан алда үлүчеләр саны мәсьәләсе көнүзәк булып кала. Ир-кешеләр табибларга теләмичә йөриләр, нәтиҗәдә аларның булган авырулары  ачыкланалар. Мондый авыруларны профилактикалау максаты белән «Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә Сугышлар ветераннары госпиталендә Ирләр сәламәтлеге көне оештырылды.

Теләсә кайсы ир-кеше, беркетелүгә карамастан, бу көнне табибта-урологта тикшерү уза алды. Кабул итүгә 60тан артык ир-ат килде.

Шулай ук бу көнне госпитальдә бердәм диспансерлаштыру көнен үткәрделәр, анда 80нән артык кеше килеп китте. Диспансерлаштыру барышында пациентлар берничә табибка килеп киттеләр, анализлар бирделәр, УТТ, флюорография, ЭКГ һәм күрсәткечләр буенча башка тикшеренүләрне ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, закон буенча эш бирүче уртача хезмәт хакын саклап калып, диспансер тикшерүе узу өчен ял көнен бирергә тиеш. 18 яшьтән башлап диспансерлаштыруны 3 елга бер, ә 40 яшьтән һәр елны үтәргә кирәк. Объектив сәбәпләр аркасында кешеләргә эш көннәрендә сырхауханәгә килергә уңайсыз хәлләр килеп чыга. Мондый очраклар өчен ял көнендә дә диспансерлаштыру  оештырылган иде.

Мондый чаралар даими үткәреләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International