Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында өлкәннәрне диспансерлаштыру башланды. Иске Юмралы авылыннан беренче пациентлар район үзәк хастаханәсенә махсус автомобильләрдә китерелделәр. Шулай ук сәфәрдә аларны район социаль яклау үзәге хезмәткәрләре озатып йөрделәр.
«Өлкән буын» региональ проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган район халкына диспансеризация үткәрү өчен махсус машина биреләчәк. Бүген «Апас ҮРХ» ДАССУсе беренче пациентларны кабул итә. Моның өчен район социаль яклау үзәге һәм үзәк район хастаханәсе арасында килешү төзелде. Өлкәннәр исемлеге белән график ясалды. Әлеге мөмкинлектән ялгыз яшәүче өлкәннәр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр файдалана ала. Район буенча андый кешеләр 690нан артык. Аларның барысын да агымдагы елның 2 сентябреннән алып 30 декабренә кадәр тикшерергә кирәк булачак.