«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник онкология диспансерына яңа медицина җиһазлары кайтты. Учреждениегә палаталар өчен 2 күчмә рентгенография аппараты, битле радиографик медицина пленкалары өчен 2 ачыклаучы машина, шулай ук үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен 6 аппарат китерелде.