Ел саен «Чиста яр буе» экологик акциясен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән бергә үткәрә.
Акция чикләрендә активистлар һәм волонтерлар елга һәм күл ярларын чүп-чардан чистарталар. Апас үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре җәйге вакытта күп кеше ял итә торган урыннарының берсен – Апас плотинасының яр буе линиясен чүп-чардан чистарттылар