Яр Чаллының яшәүчеләре өчен артериаль кан басымын үлчәү буенча акция узды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале белгечләре шәһәрнең Комсомол районында узган ишегалды бәйрәме вакытында «Кан басымыңны бел» дигән акция уздырдылар.

Йөрәк кан тамырлары авырулары белән көрәш – «Сәламәтлек саклау» милли проектының төп проектларының берсе. Табиблар бу мәсьәләдә профилактикалауга зур игътибар бирәләр. Иртә инфарктларның һәм инсультларның 80%тын авыр булмаган кагыйдәләрен үтәгәндә булдырмый калырга мөмкин: дөрес тукланырга, актив яшәү рәвеше алып барырга, әгәр кешенең йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең югары рискы бар икән – үз кан басымын белергә һәм даими күзәтеп торырга.

Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова да катнашты, аңа чаллылылар үзләрен борчыган проблемалар белән шәхсән мөрәҗәгать итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International