Беренче «Мобиль сырхауханә» Тәтеш районыннан Буа районына күчте. Пациентларны карап тикшерү Иске Суыксу авылында үткәрелә.
8 августтан башлап 19 августка кадәр Казан шәһәренең «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең медицина белгечләре диспансерлаштыруның икенче этабы һәм диспансер күзәтүе кысаларында Тәтеш муниципаль районының халкын тикшерүне уздырдылар. Мобиль комплекста табиблар 649 пациентны кабул иттеләр. 105 кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 10 кеше офтальмолог тарафыннан оператив тыкшынуга җибәрелгән.