БРКХдә уникаль хирургия тыкшынуын уздырдылар

2019 елның 24 августы, шимбә

Бу елның август башында БРКХ нейрохирургия бүлегенә баш миенең бик зур шеше белән 5 айлык бала китерелде.

Оператив тыкшыну ТР ССМ баш штаттан тыш балалар нейрохирургы, БРКХ нейрохирургия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-балалар нейрохирургы, м.ф. к. Владимир Иванов тарафыннан башкарылды.

Әлеге оператив тыкшынуның уникальлеге шунда – шеш турыдан-туры функциональ мөһим «хәрәкәткә» нисбәтле зонада урнашкан, шуңа баланың яшь булуы һәм шешнең гаять зур булуы өстәлгән. Бу шеш тумыштан килгән, бала ана карынында булганда формалашкан. Балаларда баш миенең тумыштан килгән шешләре сирәк күренеш, гәрчә онкологик авырулар арасында баш мие шешләре лейкоздан соң 2нче урынны билиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International