Яр Чаллы шәһ. 6нчы номерлы сырхауханәсендә капиталь ремонттан соң бассейн ачылды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң 6нчы номерлы сырхауханәне карап чыкты. Билгеләп үтик, сәламәтлек саклау учреждениесендә ремонт эшләре ике ел дәвамында алып барылды.  Эшләрнең бәясе 212,6 млн. сум тәшкил иткән. Яңартылган учреждение буенча экскурсияне шәһәр башлыгы өчен 6нчы номерлы сырхауханәнең баш табибы Нияз Мөҗаһитов уздырды. Мэр персонал белән аралашты, аларга ремонтның сыйфаты буенча сораулар бирде.

Визит барышында физиотерапия бүлегенә игътибар бирелде, анда бассейн эшли башлаган. Бассейн инсульттан һәм җитди имгәнүләрдән соң пациентларны реабилитацияләү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International