Казанда метро станцияләре янында вакцинацияләү пунктлары ачылды

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Казанда метро станцияләре янында вакцинацияләүнең мобиль пунктлары ачылды. Һәр теләгән кеше көн саен иртәнге 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр прививка ясата ала.

«Без ел саен мобиль вакцинация акциясен башлап җибәрәбез, аны Казанның метро станцияләре янында һәм эре сәүдә үзәкләрендә уздырабыз. Әгәр безгә һава торышы мөмкинлек бирсә, вакциналь кампанияне 10 октябрьгә кадәр үткәрәчәкбез. Сырхауханәләрдә прививкалар ясатмаган кешеләр саны сизелерлек арта. Узган елда өч атна эчендә без 10 меңнән артык кешегә прививка ясадык. Мондый пунктларны без эшләүче һәм сырхауханәгә барырга мөмкинлекләре булмаган кешеләрнең уңайлыгы өчен махсус ачабыз», – дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова.

Вакцинацияләүнең мобиль пунктлары Казан метросының Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә бистәсе, Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы станцияләрендә ачыла.

Шулай ук эре сәүдә үзәкләрендә дә вакцинация пунктлары ачылачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования