12-13 сентябрьдә Казанда «Оператив проктологиядә трендлар һәм традицияләр» II Халыкара мәктәбе узачак. Чара форматының уникальлеге шунда ки, монда проктология мәктәбе кысаларында беренче тапкыр кадавер диссекциясе белән мастер-класслар үткәрә башладылар.
Marien-Hospital Witten (Германия) госпиталенең Хирургия клиникасы җитәкчесе Томас Деска, Франциянең Милли колопроктологлар җәмгыятенең GREP тикшеренү төркеме президенты Лоран Абрамовиц, хирург-проктолог (Һиндстан) Правин Гупта, Tor Vergata (Италия) Университет клиникасы профессоры Джовании Милито, Европа һәм Россиянең башка әйдәүче белгечләре кебек дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертлар проктологиядә соңгы трендлар турында сөйләячәкләр.
Уздыру урыны: AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге, Казан, Оренбург тракты, 138, 9 блок.
Теркәлү: www.lp.amtec-kazan.com/proctology2