ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабуга ҮРХнә килеп китте

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабуга үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Ул 5 июльдә «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында ачылган гериатрия кабинеты эше белән танышты. Кунак табиб һәм кабул итүгә килгән пациент белән аралашты. Визит нәтиҗәләре буенча йомгаклар ясалды һәм йөкләмәләр бирелде.

Хәзер Алабуга районының өлкән яшьтәге авыл кешеләре дә үз сәламәтлекләрен тикшерә алалар. Аларны табиб янына махсус автомобильдә алып киләләр, ул халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә исәпләнгән. Шушы максатлар өчен әлеге автомобильне «Өлкән буын» федераль проекты буенча алдылар.  Өлкәннәрне АҮРХ сырхауханәсендә, Морт участок хастаханәсендә һәм Костенеево амбулаториясендә карап тикшерәләр. Быел медицина тикшерүен районның 1344 кешесе узарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International