Арча районында «Яман шеш авыруларын профилактикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән күчмә районара фәнни-гамәли конференция узды. Киңәшмәне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, РКОДның баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков үткәрде. Спикер ТРда һәм «Арча ҮРХ» ДАССУнең беренчел муниципальара онкология кабинетына беркетелгән районнарда онкология ярдәмен оештыру буенча төп мәсьәләләрне, маршрутлаштыру тәртибен, пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен һәм яман шешләрне дәвалауда башка көнүзәк мәсьәләләрне билгеләде.