Казанда «Спорт башкаласы» дигән Халыкара баскетбол буенча турнир тәмамланды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда ТР Баскетбол федерациясе президенты Геннадий ветров истәлегенә багышланган II Халыкара баскетбол буенча турнир тәмамланды.

Гадәттәгечә, турнирны медицина белән тәэмин итүне «Республика медицина профилактикасы үзәге»ДАССУнең хезмәткәрләреннән формалашкан мобиль бригада башкарды.

Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм регионнарыннан, шулай ук Казахстаннан һәм Эстониядән килгән 2003 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге 6 егетләр командасы һәм 6 кызлар командасы катнашты. Турнир «КАИ Олимп» мәдәни-спорт комплексында узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, спорт-массакүләм чарасын медицина ягыннан тәэмин итү бурычы – спортчыларның сәламәтлеген саклау, имгәнүләрне һәм авыруларны кисәтү, шулай ук ярышларда катнашучылар тарафыннан югары нәтиҗәләргә ирешү өчен иң уңай шартлар тудыру ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International