11 сентябрьдә Казанда көзге Аеклык бәйрәмен билгеләп үттеләр. Гадәттәгечә, ул Боратынский музеенда күргәзмә ачудан башланды. Бу юлы күргәзмәнең темасы – «Аеклык бәйрәмендә уеннар». Бәйрәмне оештыручылар 25 ел эчендәге табышлары белән, бик күп оригиналь уеннар белән уртаклаштылар.