БРКХдә танылган журналист Владимир Познер белән иҗади очрашу узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласына эш визиты чикләрендә Балалар республика клиник хастаханәсенә танылган журналист, теле- һәм радио- тапшырулар алып баручы, язучы Владимир Познер килеп китте.

Пациентлар белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. «Йорт» буенча танышу экскурсиясеннән соң, Владимир Владимирович балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу бик уңайлы атмосферада узды, һәм  ул автограф-сессия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International