ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре турында бүген Казанда фикер алыштылар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Ривьера» ККАКда  Бөтенроссия фәнни-гамәли «ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре: киләчәккә караш» конференциясе узды, ул «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең 30-еллыгына багышланган. Сәламләү сүзе белән җыелучыларга ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев мөрәҗәгать итте. Ул конференциянең фәнне үстерү өчен дә, практик сәламәтлек саклау өчен дә аеруча мөһим булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International