2020 елның 1 гыйнварыннан дару препаратларын маркировкалау мәҗбүри булачак

27 сентябрь 2019 ел., җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан барлык дару препаратларын маркировкалау мәҗбүри булачак, ә дару препаратларын маркировкасыз әйләнештә йөртү тыелачак. Нигез – «Дару чаралары әйләнеше турында» 2017 елның 28 декабреннән №425-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон.

Дару препаратларын җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр маркировкалау һәм аларның хәрәкәтен мониторинглау функциясе «Маркировка» ИС составында ДПХМ (дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау) компоненты белән тормышка ашырыла.

ДПХМ системасына җитештерүчеләр, дару препаратларын күпләп сатуны оештыру оешмалары, дару препаратларын әйләнештә катнашучы даруханә һәм медицина оешмалары кушылырга тиеш. Тулырак мәгълүматны здесь басып белә аласыз.

Административ хокук бозулар кодексының 6.34 статьясы нигезендә, «медицина куллануы өчен дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасына мәгълүматларны вакытында кертмәү яки аңа дөрес булмаган мәгълүматларны кертү вазыйфаи затларга биш меңнән башлап ун мең сумга кадәр, юридик затларга – илле меңнән башлап йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны китерә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования