БРКХдә Владимир Чагинның иҗади очрашуы узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенә 6нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы Депутаты, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин килеп китте.  Пациентлар белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. «Йорт» буенча танышу экскурсиясеннән соң Владимир Геннадьевич балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу бик уңайлы атмосферада узды һәм ул автограф-сессия белән тәмамланды.

«Роналд Макдоналд Йорты»нда мондый очрашулар даими рәвештә уза. «Йорт» һәм клиника администрациясе танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар балаларга авыруларга каршы көрәштә көч һәм ышаныч өстәүләренә чын күңелдән ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International