Казанда «Буыннарның сәламәтлеге ышанычлы кулларда» фестивале узачак

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

12 октябрьдә волонтер-табиблар буыннарның дегенератив авыруларын профилактикалау буенча «Буыннарның сәламәтлеге ышанычлы кулларда» дигән зур фестиваль уздырачаклар.

Казанда фестиваль кысаларында скандинавия йөреше техникасына өйрәтү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау турында лекция узачак. Белгечләр белән очрашу 9.30 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Копылов ур., 2а адресы буенча Ленин ис. мәдәният йортында узачак.

«Буыннар сәламәтлеге ышанычлы кулларда» фестивале РФнең тугыз субъектында узачак: Волгоград, Иркутск, Новосибирск, Смоленск, Ульяновск өлкәләрендә, Краснодар, Ставрополь крайларында, Татарстанда, Чуашстанда.

Фестиваль 2019 елда «Волонтер-табиблар» БИХ белән гамәлгә ашырыла торган бер исемле Бөтенроссия социаль-профилактика программасының төп вакыйгасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International