Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В.И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнарның ММТҮ җирлегендә «Органнарны трансплантацияләү һәм донорлык» дигән IY Россия милли конгрессы узды. Конгресс эшендә КДМАның ашыгыч медицина ярдәме кафедрасы мөдире, профессор, Татарстан ССМның баш белгече трансплантологы Андрей Анисимов һәм Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең трансплантология буенча әйдәүче белгечләре, 4нче номерлы хирургия бүлегенең мөдире Андрей Андреев һәм 4нче номерлы хирургия бүлегенең өлкән ординаторы Ринат Ибраһимов катнаштылар.