7 пациент Тромбоз мәктәбе кысаларында уникаль халыкара кан тамырлары хирурглары бригадасы ярдәмен алдылар

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстанда беренче тапкыр «Тромбоз мәктәбе» дигән кискен веноз тромбозны дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалау буенча фәнни-белем бирү проекты узды. Чара кысаларында «Корстон» КСКК аудиториясенә Регионара клиник-диагностика үзәгенең операция бүлмәсеннән тере трансляция белән тирән веналарны реконструкцияләү буенча мастер-класс узды. Процессның нечкәлекләрен РКДҮнең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Роман Бредихин аңлатты.

Үзәкнең кан тамырлары хирурглары веноз патологияләренең төрле формаларыннан җәфа чигүче җиде пациентны сайлап алдылар. Бу пациентларның иң катлаулысына – посттромбофлебитик чирдән җәфа чигүче Арча районында яшәүче 52 яшьлек ир- кешегә операцияне ясарга Бөекбританиядән дөньякүләм танылган кан тамырлары хирургы, профессор Пракаш Саха алынды. Операция биш сәгатькә якын барды һәм уңышлы тәмамланды. Татарстанда яшәүчене сәламәт тормышка кайтаруда Лондон эксперты белән бергә РКДҮдиагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Михаил Володюхин һәм Санкт-Петербургның «РТЮ «ААҖ» Юл клиник хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Игорь Сонькин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International