Өченче буын университетында «Медицина белеме нигезләре» курсы старт алды, ул иң күп санлыларның берсе булды. Быел курска 100 түбәнкамалы язылган, узган елда 56 кеше лекция тыңлаган.
Дәресләр атнага ике тапкыр уздырыла, барлыгы 32 табиб белән очрашу планлаштырылган. Март аенда курс тәмамланганнан соң барлык студентлар сертификатлар алачаклар.
Курс ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина профилактикасы үзәге һәм ТКҮРКПХ тарафыннан оештырылган.