Түбән Камадан табиб-гинеколог үзенең өченче шигырьләр җыентыгын чыгарды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Түбән Камада танылган табиб акушер-гинеколог, ТР атказанган табибы, ТКҮРКПХнең 1нче номерлы гинекология бүлеге мөдире Юрий Алексеевич Почитаев үз һөнәрендә инде 40 ел диярлек. Ул искиткеч табиб кына түгел, искиткеч шагыйрь дә.

Моңа инде өченче шигырьләр җыентыгы дәлил булып тора. «Ышанычның салават күпере» исемле шигъри китап 200 данәдә дөнья күрде. Автор китапны хезмәттәшләренә бүләк итте. Юрий Почитаев кулыннан беренче булып китапны ТКҮРКПХ баш табибы Габибулла Әхмәдов алды. Юрий Почитаевның шигъри дөньясына чумарга теләүчеләр моны Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәгә килеп эшли ала, анда шагыйрьнең барлык җыентыклары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International