Казанда аналарны һәм балаларны саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Казанда «Аналарны һәм балаларны саклауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция чикләрендә сәламәтлек саклауны оештыручылар өчен перинатологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

Чараның башында акушерлык-гинекология бүлекләренең неонатологлары, педиатрлары, акушерлары-гинекологлары, акушерлары һәм шәфкать туташлары өчен: «Катлаулы очракларда күкрәк ашатуны ничек саклап калырга: җитлекми туган балалар, ананың һәм баланың анатомик үзенчәлекләре» дигән мастер-класс узды.

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшит улы Абашев, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы, м.ф.к. Рафаэль Фирнаял улы Шавалиев һәм Идел буе федераль округында РФ ССМ акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгече, «РФ ССМ Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББУнең проф.В. С. Груздев исемендәге акушерлык һәм гинекология  кафедрасы мөдире, ТР акушерлар-гинекологлар җәмгыятенең рәисе, м.ф.д., профессор Илдар Фәрид улы Фәткуллин чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International