ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмәт гериатрия хезмәтенең эшен тикшерде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Әлмәт дәвалау учреждениеләренең эше белән танышты. Шәһәр сырхауханәләрендә һәм Түбән Мактамада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру чикләрендә ачылган гериатрия кабинетлары эшенә аерым игътибар бирелде.

Депутат Әлмәтнең 3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә гериатрия һәм реабилитация кабинетларына кереп чыкты, гериатрия хезмәтенең эше һәм табиб-гериатр белән җентекләп танышты.

Ул гериатрик синдромнарны, картлык астенияне ачыклауга комплекслы бәя бирә, өлкән яшьтәге пациентлар өчен, сәламәт, тулы канлы тормышны озайту өчен, тернәкләндерүнең индивидуаль планын эшләп чыгара. Глушков өлкән яшьтәге кешеләр, табиб-гериатр Наилә Ростям кызы Шәрипова белән сөйләшеп алды. Кабинетта һәм сырхаухәнәдә оештырылган шартлар аның күңелендә иң матур тәэсирләр калдырды. Ул пациентлар файдасына яхшы эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International