Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне хөрмәтенә БРКХнең эндокринология бүлегендә «Татарстан Республикасының Диабетик инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының рәисе Илшат Гарипов катнашуында зур бәйрәм булды.
БРКХ өчен мондый бәйрәм – ул ел саен үткәрелә торган күркәм традиция. Бу көнне бүлекнең кечкенә пациентлары өчен аниматорлар, конкурслар һәм бүләкләр белән бәйрәм программасы оештырыла. Бәйрәм өстәленнән башка да булмый, әммә өстәл тулысынча диабетик «тәм-томнардан» гына тора.