Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне үткәрелә. Бу көнне дәүләт, медицина һәм җәмәгать эшлеклеләре халыкның, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу проблемасына җәлеп итә, ВИЧ-йогышка даими тест узуны профилактикалау чараларын үтәүгә чакыра.
Бүген дөньяда ВИЧ белән 40 миллионнан артык кеше яши, ел саен ВИЧ-йогышның 2 миллионга якын яңа очрагы ачыклана, һәр көнне Россиядә 100 кеше ВИЧ-йогыш диагнозы турында белә, шуларның 80%тан артыгы – 30 яшьтән яшьрәк.