Доминикан республикасында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 26 ноябрендә Доминикан республикасында автобус белән юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 51 кеше зыян күрде, шуларның 41е хастаханәгә китерелде. Алар арасында 4 кеше Казан шәһ. яшәүчеләре: 3 кеше авыр хәлдә, 1 кеше җиңел дәрәҗәле хәлдә.  Бүгенге көндә билгеле булганча, ике кешенең хәле тотрыклыланганнан соң пациентларны күчерәчәкләр (якынча 2 атнадан соң). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Игуэй шәһәренең дәвалау учреждениесе белән элемтә ярдәмендә Татарстан кешеләренең сәламәтлеген контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International