КДМУда WFME стандартлары буенча халыкара аккредитация дәвам итә

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация дәвам итә.

Эксперт комиссиясе гистология, цитология һәм эмбриология, медицина биологиясе һәм генетика, информатика һәм медицина аппаратурасы белән медицина һәм биология физикасы кафедраларының, медицина һәм гомуми психология һәм педагогика, аллергология белән клиник иммунология, нормаль физиология кафедраларының дәресләренә килеп китте.

Казан ДМУның һәр белем бирү программасы буенча укучылар һәм чыгарылыш курс укучылары белән очрашу узды. Экспертлар эш бирүчеләр - дәүләт органнары вәкилләре, медицина оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырдылар.

Якын арада комиссия үз эшенең нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International