Чистайда Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә акцияләр уздырдылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Чистай шәһәрендә Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган һәм гражданнарның ВИЧ-йогыш мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыгын арттыруга, кеше иммунодефициты вирусы йоктырган затларга карата дискриминацияне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең медицина хезмәткәрләре «Чистай күп профильле көллияте» ДАҺББУнең, «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺББУнең студентлары белән очрашу уздырдылар, анда шәһәрдә һәм районда ВИЧ-йогыш белән авыручылар буенча эпидемиологик хәл яктыртылды. Студентлар белән берлектә әлеге йогышны тарату юллары һәм профилактика ысуллары аталды. Укучылар клиника, өзлегүләр төрләре, тикшеренү алымнары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International