Татарстан «Россия Федерациясендә сәламәтлек мәсьәләләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен үзгәртүгә, бәяләүгә һәм арттыруга методик алымнарны эшләп чыгару 2019-2021» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тикшеренү методологиясен эшләү өчен сынау регионы булды.
Безнең республика буенча проектта барлыгы өч шәһәр: Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан катнашалар. Безнең шәһәр уникаль булып тора, чөнки ТКҮРКПХнең 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләре белән бергә анкеталаштыруны Медицина профилактикасы үзәге дә уздырачак. Гомумән алганда, Түбән Камада 147 пациентка тест үткәрәчәкләр, респондентларны сайлап алу беркетелгән халыкның гомуми исемлегеннән очраклы саннар генераторы ярдәмендә башкарылган, һәр пациент 71 сорауга җавап бирәчәк.