Түбән Камада яшь белгечләр белән традицион ел саен үткәрелә торган очрашу узды. Быел Түбән Камага 40 табиб килде, шуларның 23е-яшь белгечләр. Алар арасында стоматологлар, терапевтлар, травматолог-ортопедлар, невролог, эндокринолог, офтальмолог, акушер-гинеколог, неонатолог, эпидемиологлар һәм педиатрлар бар иде. Кемдер туган шәһәренә эшкә кайткан. Ә кемдер Башкортстан, Пермь, Саратов һәм башка шәһәрләрдән килгән.