Татарстанның бала тудыру йортларында тантаналы рәвештә яңа туган сабыйларны чыгару узды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникуллары көннәрендә Татарстан Республикасының бала тудыру йортларында яңа туган балаларны тантаналы чыгару узды.

2020 елның беренче минутларында – ТАССРның 100 еллыгы елында туган беренче татарстанлының чыгарылышы 4 гыйнварда РКХнең Перинаталь үзәгендә узды. Бала табигый юл белән курантлар сугуы астында туган. 3 кг 566 граммлы малай Казан гаиләсендә туган. Аның инде 8 яшьлек абыйсы бар. Гаилә икенче бала турында хыялланган. 6 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Татарстан буенча 100 нче туган сабыйны теркәделәр. Бала чаллылылар гаиләсендә 3 гыйнварда дөньяга килгән. Кечкенә баһадир 4110 грамм авырлык белән һәм 56 сантиметр буй белән туган. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче һәм төзүче гаиләсендә беренче бала булып туган. Бала табу уңышлы узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International