2020 елның 15 гыйнварыннан башлап Татарстанда наркологик авырулар өчен түләүсез юридик һәм психологик консультация башлап җибәрәчәкләр. ТР Ресоциализация фонды проекты ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән затларны социаль-психологик һәм юридик яктан тәэмин итү, реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Проектның төп максаты – алкогольгә һәм наркотикларга бәйле кешеләрнең, шулай ук башка авыр бәйлелектән интегүчеләрнең юридик грамоталылыгын арттыру һәм психологик киеренкелекне киметү, бу алкоголизм һәм наркомания вакытында рецидивларны киметергә ярдәм итәчәк.