«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенә Минзәлә муниципаль районы делегациясе килеп китте. Делегация составына Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев һәм «Минзәлә ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Наил Мөбәрәкшин керделәр. Делегатларны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Чистай ҮРХ» ДАССунең баш табибы Рәис Мостафин озатып йөрделәр.