Чистай бала тудыру йортында Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен беренче бүләк комплекты бирелде. Балалар кирәк-яраклары комплектына Норлат шәһәрендә яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе ия булды. Яңа туган сабый Чистай бала тудыру йортында дөньяга килгән.