БРКХ делегациясе В.Ф. Войно-Ясенецкий исемендәге Балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәменең фәнни-гамәли үзәгенә килеп китте

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

БРКХнең эш төркеме үзәкнең онкология бүлеге мөдире, профессор Надежда Иванова озатуында В.Ф. Войно-Ясенецкий исемендәге Балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәменең фәнни-гамәли үзәгенең эше белән таныштылар. Делегация составына БРКХ хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов, БРКХ операция блоклары мөдире Айдар Искәндәров, клиниканың хирургия бүлекләре мөдирләре Михаил Поспелов һәм Ринат Яфясов керделәр.

Визит барышында татарстан табиблары үзәкнең фәнни эш буенча директор урынбасары, профессор, табиб-хирург-онколог Тимур Шароев җитәкчелегендә узган заманча, югары технологияле методларны кулланып бавыр яман шешен алып ташлау буенча мастер-класста катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International