Казан шәһәренең В.С. Груздев исемендәге «Медицина университеты клиникасы» бала тудыру йортында яңа туган сабыйга беренче бүләк тапшырдылар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Казан шәһәренең В.С. Груздев исемендәге «Медицина университеты клиникасы» бала тудыру йортында Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен беренче бүләк комплекты бирелде. Беренче җыелманы Насыбуллина Алия Фәрит кызы алды, ул 2020 елның 14 гыйнварында малай тудырган. Малай – гаиләдә өченче бала, өйдә аны энесе һәм сеңлесе көтәләр.

Бүләккә сабый өчен иң кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чараларыннан башлап киез итекләр һәм кышкы комбинезонга кадәр әйберләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International