Алексеевск, Бөгелмә һәм Зәй ҮРХдә яңа баш табиблар билгеләнде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Алексеевск ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Вильданов Илнар Хәмит улы билгеләнде.

1974 елның 1 маенда туган.                                                                                                  

1998 елда "Педиатрия" белгечлеге буенча КДМУ тәмамлаган.

2001-2011 елларда – Казан шәһәренең Шәһәр онкология диспансеры табиб-онкологы.

2011-2012 елларда – «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең табиб-онкологы.

2012-2013 елларда – «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең гомуми мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары.

2013-2018 елларда – «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары.

2018-2020 елларда – «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы.

Бөгелмә ҮРХне Амеров Рим Риф улы җитәкли.

1970 елның 1 июнендә туган.

1994 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Хәрби-медицина академиясен тәмамлаган.

1999 елда – табиб-хирург, Лениногорск ТМО.

2000-2007 елларда – Лениногорск үзәк район хастаханәсенең табиб-хирургы.

2007-2013 елларда – Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары.

2013-2015 елларда – Лениногорск үзәк район хастаханәсенең табиб-урологы.

2015-2020 елларда –«Зәй үзәк район хастаханәсе»ДАССУнең баш табибы.

Зәй ҮРХнең баш табибы итеп Фатыйхов Айдар Мөхәмәтнур улы билгеләнде.

1968 елның 14 июнендә туган.

1992 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча КДМИның дәвалау-профилактика факультетын тәмамлаган.

1994-1998 елларда – Казан шәһәре кардиология диспансеры стационарының анестезиология һәм реанимация бүлеге табибы

1998-2007 елларда – «Казан шәһәре Кардиодиспансеры» ДССУнең сырхауханә бүлеге мөдире.

2007-2015 елларда – Казан шәһәренең «АМЯС» ДАССУнең баш табибы.

2015 елдан башлап – ТР ССМ РКХ ОПЭКП (санавиация) җитәкчесе.

2018 елдан башлап – Казан шәһ. «АМ Медика» клиникасының баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International