Түбән Камада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча «баш мие штурмы» узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Камада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча «баш мие штурмы» узды. Очрашуда шәһәр җәмәгатьчелеге, башкарма комитет, сәламәтлек саклау, мәгариф, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр, СТОС, сәүдә һәм фитнес-үзәкләр вәкилләре катнаштылар.

Мэр урынбасары Эльвира Долотказина кыскача «Мәгариф», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» һ. б. 12 илкүләм проект турында сөйләде.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты турында Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова җентекләп аңлатты. Аңа сигез федераль проект керә. Мисал өчен, «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проектының төп күрсәткече – профилактика тикшерүен һәм диспансеризацияне узарга тиешле кешеләр санын арттыру. «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проектының төп максаты – инсультлардан һәм инфарктлардан үлем-китемне киметү, ә «Онкология авырулары белән көрәш» проекты яман шештән үлем-китемне киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International