ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Әлмәт ССИ медицина советы эшендә катнашты

2020 елның 14 феврале, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Әлмәткә килеп китте. Сәфәр барышында ул төзелә торган сәламәтлек саклау объектлары төзелешенең барышы белән танышты. Район башкарма комитеты бинасында ул Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина советы эшендә катнашты.

2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт районы халыкның уңай үсеше булган регионнар бишлегенә керә, бу үлүчеләр санын киметү буенча эш нәтиҗәсендә дә ирешелә. 2014-2019 елларда аның дәрәҗәсе 13 процентка кимегән, хезмәткә яраклы кешеләрнең 30 процентка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International