Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Медицина советы утырышы узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 2019 елдагы эш йомгакларына һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган медицина советының утырышы узды.

Киңәшмәгә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Идел буе федераль округының баш инфекционисты Ирина Кравченко, Татарстан Республикасының баш инфекционисты Халит Хәертынов, Республика СПИД үзәгенең, туберкулезга каршы һәм тире-венерология диспансерларының баш табиблары, медицина университетының һәм медицина академиясенең профильле кафедралары мөдирләре чакырылдылар.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап доклады белән баш табиб Марат Гатауллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International