ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

«Бородабрь» акциясе чикләрендә ПСАга анализ тапшырган 13 ирдә нормадан читкә чыгу ачыкланды. «Ак-Барс», «Уникс», «Синтез» кебек спорт командаларының эре матчлары вакытында иртә диагностикалау максатында канда простатик  үзенчәлекле антигенга (ПСА) түләүсез анализ тапшырырга  мөмкин булды. Тест ясау «МЕГА» СҮ территориясендә дә узды. Барысы акция вакытында түләүсез тестны 124 кеше узды.

Мәскәүдә «Сәламәтлек саклауның Россия атнасы – 2017» Халыкара фәнни-гамәли форумы чикләрендә «Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең иң яхшы проекты» дигән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Сәламәтлек саклауда дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең үсеш дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты» номинациясендә иң яхшы дип танылды. Шулай ук «Махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү» категориясендә гражданнарга медицина ярдәмен дәүләт күрсәтү территориаль программасын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы хосусый  медицина оешмасы» номинациясендә «Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте иң яхшы дип игълан ителде.

Система сәламәтлек саклау өлкәсенең 50 артык статистик һәм сыйфатлы күрсәткечен мониторинглау һәм анализлау өчен, шулай ук отчетлар төзү өчен билгеләнгән. Күрсәткечләр санында – халык саны, халыкның авыручылар саны, җиһазлар мониторингы. Күрсәткечләр графиклар яки таблицалар рәвешендә күрсәтеләләр. Бу мәгълүматларның зур күләмен ачык итеп тәкъдим итәргә һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм аның ведомство карамагындагы учреждениеләренә (МИАЦ, МО) идарә карарларын оператив кабул итәргә рөхсәт итә. Бүгенге көнгә система республиканың 44 регионыннан мәгълүматлар ала, шулай ук системада 21 медицина учреждениесе теркәлгән.

Күп еллар дәвамында фонд республиканың медицина оешмалары белән хезмәттәшлек итә. 2003 елдан башлап фонд турыдан туры катнашуында Татарстанның төрле шәһәрләреннән 527 балага ярдәм күрсәтелде. Фонд баш миенең кан тамырлары патологиясе, баш мие бүсерләре, гидроцефалияләр, краниостенозлар, умыртка баганасының  каты сколиотик деформацияләре  кебек авырулар белән балаларга ярдәм итә. Яңа масштаблы проектлар арасында – сөяк саркомасы вакытында эндопротезлау. Яклар проект үсешләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Вице-премьеры  Васил Шәйхраҗиев сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау һәм Вич-йогышы профилактикасы буенча «Җиңү өчен тест. Test to win» проектын оештыручылары һәм волонтерлары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Бүген Мәскәүдә Х Бөтенроссия фәнни-гамәли «Медицина һәм сыйфат-2017» конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен» еллык премиясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Балалар республика клиник хастаханәсе «Медицина оешмасы – медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә лидер» номинациясендә җиңүче булды.

Казанда Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2017 региональ чемпионатының төп этабы узды. Чара алты төп ярыш мәйданчыкта узды. Мәйданчыкларның берсе – Казан медицина көллияте, анда сынаулар дүрт дисциплина буенча үтте: «Медицина һәм социаль карау», «Лаборатор медицина анализы», «Фармацевтика», «Ортопедик стоматология».

Чистай үзәк район хастаханәсендә чикләнгән мөмкинлекләре белән балалар өчен «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм узды. Ел саен хастаханәнең балалар сырхауханәсендә Инвалидларның ун көнлеге чикләрендә конкурслар, тамашалар белән Чистайда яшь торучыларның күңелләрен ачалар, бүләкләр белән шатландыралар.

2017 елның 27 ноябреннән башлап 3 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7821 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1105 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6220– төрле авыруларга, шул санда 169 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде.

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советының сәркәтип вазыйфасын башкаручы,  Россия Федерациясе Федераль собраниесенең Федерация советы рәисе урынбасары Андрей Турчак  «Сәламәтлек – балаларга» федераль пратия проекты чикләрендә эшләүче РКХ перинаталь үзәгенең эше белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International